26 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте Россиякүләм балалар Сабан туен уздыра
Балтачта мөселман балаларын җыеп,күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабан туе быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелә. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты.
- Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен...