Төзүчеләр көне белән!
Хөрмәтле төзүчеләр!
Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Мәгълүм ки, райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Теләченең социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Тормышның үзе кебек районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Һәм алар берничә юнәлештә алып барыла: социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ линияләре төзелешләре...