Гармунчы сугыш ветераны Нәбиулла абый янында
Айдар авылында яшәүче Нәбиулла Фәтхуллин бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. "Үземнең туган нигеземдә, улым Илдар, киленем Гүзәл, оныкларым янәшәсендә яшәвем белән бәхетлемен", - ди ветеран.
Сугышка ул 1943 елның ноябрь аенда алына. Алты айга сузылган әзерлек курсларыннан соң, 1944 елның маенда сугышның үзенә, икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Әмма...