14 август - төзүчеләр көне. Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле төзүчеләр!
Хөрмәтле төзүчеләр! Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Мәгълүм ки, райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Теләченең, социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Тормышның дәвам итүе мисалы буларак, районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Һәм алар берничә юнәлештә алып барыла: социаль-мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ линияләре...