Көмәнем алты айлык чакта әнисе: “Гомереңдә бәхет күрмәсәң иде”, – дип каргый-каргый елады (БУЛГАН ХӘЛ)
Резидә белән бала тудыру йортында таныштык. Бер палатада яттык. Баштарак, гел телефоны белән мәш килгәч, мин аңа өнәмичәрәк кенә карадым. Аралаша башлагач, интернет аша кием-салым белән сату иткәнлеге аңлашылды. "Көненә ике йөзгә якын кеше яза. Бөтенесенә дә җавап бирергә кирәк. Җиңел түгел. Ләкин үземә үзем хуҗа, акчасы да ярыйсы чыга....