Бүгеннән башлап, бурычлары 10 мең сумнан артыграк булган машина йөртүчеләрнең "права"ларын ала башлаячаклар
Быел бик гыйбрәтле кануннар гамәлгә керә. Әйтик, 15 гыйнвардан башлап әҗәтләре 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү таныклыкларыннан вакытлыча мәхрүм итәчәкләр. Суд приставларына барысы алты категория: алимент түләмәүчеләрнең, кемнеңдер сәламәтлегенә яки караучысын югалтучыга китергән зыянны капламаучыларның, җинаять кылып, зыян салган әҗәтлеләрнең, штрафлары 10 меңнән артканда...