“Сине үзебездә калдырсак, үләрсең дип курыктык, улым” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Танышым сөйләгән әлеге гыйбрәтле вакыйганы укучыларга да җиткерим дип, кулыма каләм алдым әле.
- Мине Бөгелмә шәһәренең тимер юл вокзалыннан табып алганнар, - дип сүз башлаган иде танышым, мине бик нык әсәрләндереп. - Әнкәй сугыш башланыр алдыннан гына әткәйгә кияүгә чыккан. Әткәйне сугышка алганнар һәм, яралангач, җәрәхәтләре төзәлгәнче дип, өйгә...