Октябрь аена бакча эшләре
Бу айда да көзге эшләр дәвам итә әле. Суыклар башланганчы, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.
Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар.
Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул...