Теләче сәнәгать мәйданчыгына ни булган?
11 май көнне онлайн режимында узган видеонференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда республикабыз районнарында төзелгән сәнәгать мәйданчыкларының бүгенге торышына, аларның эшчәнлек мәсьәләләренә тукталды. Әлеге нисбәттән, берничә район башлыгының хисабы да тыңланды. Республика башлыгының чыгышыннан күренгәнчә, бүген сәнәгать мәйданчыкларының күбесе нәтиҗәле эшләми. Президент аларның эшеннән зур канәгатьсезлек белдереп, шимбә саен район башлыкларыннын хисап сораячагын белдерде.