Татарстанда 76 яшьлек пенсионер мохтаҗларга ярдәм итү өчен эшләп йөри
Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер. Халыкта әнә шундый мәкаль бар. Күпләр изге гамәлен күрсәтми эшләсә дә, кайвакыт бу хакта башкаларга җиткерүнең дә гөнаһы юк. Мактану яки макталу түгел, тормышның асылын аңламыйча, булганына шөкер итмәүчеләргә гыйбрәт булсын өчен.
Газетабызда ярдәм сораган язмалар күп чыга. Мохтаҗлар да күп очрый юлыбызда, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә. Кайбер сабыйлар турында әле язганда ук, бу балага Нурфаяз абый, ул булмаса, Таһир абый булышмыйча калмас, дигән уй килә. Күңел алдамый, озак та үтми, телефонга бу абыйларның берсеннән булса да смс килеп төшә: “Узган атнада ярдәм сораган балага акча җибәргән идем. Барып җиттеме икән?” Берсе – сиксәннең теге ягында, икенчесе дә аннан калышмый. Алар акчаны безнең кебек интернет аша гына күчерми, район үзәгенә барып, банк аша эш йөртә.