Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.