“Ул бала үскәч миннән бизмәсме?”
Мансур абыйлар безнең күршеләребез иде. Мин аның хатынын бик ярата идем. Әминә апа каратут йөзле, һинд хатыннарына охшаган, бик чибәр. Аның кычкырып сөйләшкәнен беркайчан ишетмәдем. Бик сабыр иде ахрысы ул. Аларның Рифат атлы уллары да урам буенча чабып йөрмичә, үзенчә генә уйнап утырыр иде.