Гомерем буе җуярга куркып яшәгән кешемне югалттым (ЯЗМЫШ)
“Тагын язлар җитә, без көткәнгә микән, бәхет бит ул — көтеп алулар”, — дип язган бер шагыйрь. Мин дә ул язны көтеп алдым, чөнки хыял канатларында очар чагым җиткән: миңа 19 яшь иде. Сөясе, сөеләсе килә. Гыйшык тотасы кызның якынча образы, гәүдә чалымнары күңелдә инде сызылган. Тик кем ул? Күңел очрашуны бик көтә, түземсезлек белән алгысынып, ашкынып көтә