Элвин Грей: “Көтә-көтә көтек булдым”. Җырчыны 820 меңгә алдаганнар?
Заманасы шундый: әз генә авызыңны ачып торсаң, төп башына утыртып китәләр. Инде һәр нәрсәдә сак булырга өйрәндек – фатир ишеген таныш түгел кешегә ачмыйбыз, кибеттә сөт белән ипинең составына кадәр укыйбыз, зуррак әйбер алуны әйтәсе дә юк – йөз кат тикшерәбез. Башта берничә сайтта кайтавазларын укыйбыз, аннан кибеткә барып капшап карыйбыз, бәяләрен чагыштырабыз... Кыскасы, катлауландык – тормыш шулай өйрәтә. Әле шуның өстенә дә алданучылар адым саен. Әнә, Лилия һәм Илгиз Бикмөхәммәтовлар 95 мең сумнарыннан колак каккан, ә җырчы Радик Юльякшин 820 меңлек кухнясыз кала язган...