ҖИҢҮ КИТЕРГӘН ЯЗ
Апрель башында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге, Бөек
Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, “Без онытмыйча яшибез”
дип исемләнгән традицион язмалар бәйгесе игълан иткән
иде. 20 июнь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Мәктәп
укучылары да, өлкәннәр дә бердәй актив катнашкан
иҗади бәйгедә җиңүчеләрне мәгълүмат үзәге директоры
Ленар Хуҗин һәм бәйгенең даими иганәчесе ДОСААФның
район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов һәм үзәк
хезмәткәрләре котлады.