Чиратта — торакка алимент
Озакламый тагын бер закон дөнья күрергә охшап тора — тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның торакка мохтаҗлыгын торакка алимент түләтү ярдәмендә хәл итмәкчеләр. әлеге закон проекты карау һәм кабул итү өчен Дәүләт Думасына җибәрелгән. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары О.Окунева, балаларның торак шартларын яхшырту максатында, торакка алимент түләтү идеясен хуплавын белдерде.