Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм буларак җибәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәт хакының бер өлешен зыян күргән Курск өлкәсе халкына ярдәм буларак җибәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.