Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча быел 5 меңнән артык кеше яңадан укытылачак
2025 елда Татарстанда гражданнарның аерым категориясен яңадан укыту буенча чараларны тормышка ашыру дәвам итә. «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында татарстанлылар яңа һөнәрләр үзләштерә ала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.