Миңнехановтан сайлауларда катнашуын сорадылар: Сез – безнең төп яклаучы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул биредә «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Миңнехановның булачак сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.