21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Урта Мишә авылы халкы Иске Яңа елны матур итеп түгәрәк чәй табыны янында җыелып каршы алды
Урта Мишә районыбыздагы иң төзек, матур авылларыбызның берсе. Биредә булдыклы, тырыш халык яшәгәнлеге йорт-җир, каралты куралардан үк күренеп тора. Тормыш мул җирдә уен-көлке дә гөрли. Соңгы елларда авыл клубы тагы да җанланыбрак китте. Тирән эчтәлекле, күңелле кичәләр ешрак үтә. Халык аларны көтеп ала һәм ишелеп йөри. Зал һәрчак тамашачы белән...
-
Бала ялгышлык белән әтисенең пистолетыннан атылган
Фаҗига Мәскәүдә булган: 11 яшьлек бала әтисенең травматик пистолетыннан башына аткан һәм шунда ук җан биргән. Тикшерү фаразлары буенча, корал илтифатсыз сакланган, бала аны табып алган һәм ялгышлык белән башына аткан. Хәзер тикшерү органнары күңелсез хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәләре буенча коралны саклау өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә...
-
Теләченең сабантуй мәйданында урнашкан чаңгы базасының эш графигы
Саф һавада чаңгы шуып, сәламәтлегегезне ныгытасыгыз килсә, Теләченең сабантуй мәйданында урнашкан чаңгы юлларына рәхим итегез. Шунда ук прокатка чаңгылар да алырга була. Чаңгы базасының эш графигы: Дүшәмбе - эшләми, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 15.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. 1 сәгать прокат бәясе - 50 сум....
-
Узган атнада районыбызга эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты килеп китте
Узган атнада районыбызга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР - фракциясенең мәгълүмати технологияләр җитәкчесе урынбасары Вадим Деньгин килде. Ул район хакимиятендә Теләче халкын кабул итте. Ул Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, андагы эш барышы белән дә танышты.
-
Сокланырлык эшләре бар. Мөслим районыннан репортаж (+фотолар)
16 гыйнвар көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, бертөркем эшмәкәрләр, фермерлар Мөслим районы кошчылык фабрикаларында, "AGROMASTER" компаниясендә, социаль объектларда-Мөслим районы Туган якны өйрәнү музеенда, район үзәк китапханәсендә, район мәдәният йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Теләче районы делегациясе һәм Мөслим районы вәкилләре Театр...
-
19 гыйнвар көнне Теләченең яшь хокккейчылары Кукмарада ярышларда катнашып кайтты
19 гыйнварда Кукмарада яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2001-2002 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты. Республикакүләм ярышларның зона турында Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә,...