21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әти кеше үлгән улына язган хаттан: «Сиңа эчкерсез, риясыз мәхәббәтемне аңлатып бетерә алмадым»
Вакыт үткән саен кайгы-хәсрәт-югалту ачысы, юксыну сагышы кими диләр, дөрес түгел икән. Син арабыздан киткәнгә 6 ел булды, улым. Ә без синсез яшәүнең авырлыгын, кайгыбызның тирәнлеген көннән-көн ныграк тоябыз, чөнки вакыт узган саен синең инде беркайчан да кире кайтмаячагыңны ныграк аңлыйбыз. Синең бу якты дөньяда булмавыңа йөрәк көннән-көн ныграк телгәләнә,...
-
Зөлфәт Зиннуров: "Бу гамәлем өчен ләгънәт итүчеләр дә бар, аларга үпкәләмим, күрәсең, аларның күңелләре шундый"
9 гыйнвар Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай формасында кисеп православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Аның бу гамәле зур шау-шу тудырды. Зиннуров бу гамәленә аңлатма бирде. Зөлфәт Зиннуров беркем алдында да акланырга җыенмыйм, бу гамәлем берсен дә кимсетми дип белдерде. Ләгънәт укучыларга да исем китми, үпкәләмим,...
-
Удмуртиядә 11 яшьлек малай өшеп үлгән
Воткинск торак пунктының бер бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек мәктәп укучысының үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Агентлык мәгълүматлары буенча, ир бала туңып үлгән. Малайның мәктәптән өенә кайтмавы турындагы белдерү социаль челтәрләрдә кичә чыккан булган. Воткинскида якшәмбегә каршы төндә һава температурасы -19 градуска кадәр төшкән. Татар Информ
-
Лениногорскида янгында ун кеше тәрәзәдән котылган, бер хатын һәм ике бала зыян күргән
Лениногорскида чыккан янгында хатын-кыз һәм ике сабый зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген төнлә Лениногорскида Спортивная урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә йорт җиһазына ут капкан. Ике катлы йорттагы янгын 10 квадрат метр мәйданны биләгән. Гадәттән тыш...
-
Раил Нургалиев батыр калды (ФОТО)
Кичә "Пирамида"да "Манзара" спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы үтте. Көрәш һәм татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр үткәрелүче масштаблы проект үзенә яхшыларның яхшысын җыйды. матбугат ру дан фоторепортаж: 3 4 5 8 9 10 12 13 14 15 16 17 18 28 29 30 31 32 33 34 35 36...
-
Татарстанда кар явачак, урыны белән буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 21 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә булачак. Минималь һава температурасы төнлә -14..-19 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр булыр дип көтелә. Максималь һава температурасы көндез -8..-13...