21 октябрь 2016 яңалыклары
-
Узган атнада Теләчедә “Татарстан” журналы журналистлары булып китте
Узган атнада районда "Татарстан" журналы журналистлары булып китте. Алар Су саклау зоналары елы уңаеннан Тюлячка елгасы ярында төзелгән паркта һәм Теләче сәнәгать мәйданчыгында булдылар, әлеге объектлар хакында язмалар әзерләячәкләр.
-
Чаллыда дүрт кеше янгында һәлак булган
Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Янгын "Заря" бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны...
-
Бу сәгатьләрдә Теләчедә 2000-2001 елларда туган үсмерләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге ярышлары бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бу сәгатьләрдә Теләченең "Батыр" спорт комплексында һәм Теләче урта мәктәбе спорт залында 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге ярышлары башланып китте. Ярышта кече шәһәрләрдән һәм авыл районнарыннан килгән 19 команда, 200 дән артык яшь спортчы катнаша. Ярышларны ачу тантансында яшь волейболчыларны һәм аларның тренерларын, ТР Волейбол федерациясе...
-
"Теләче" газетасына языл һәм квитанцияне Казанга җибәреп төп приз - Телевизор от!
Хөрмәтле абүнәчеләр! "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте кабаттан традицион "Подписка өчен телевизор!" акциясен башлап җибәрде. Димәк, төп приз - телевизорның да сезгә эләгү ихтималы зур. Моның өчен фәкать "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарылучы өч яки аннан күбрәк газета-журналга язылып, квитанция копияләрен Казан шәһәренә, Декабристлар урамында урнашкан 2 йортка җибәрергә генә кирәк. Индексы...
-
Татарстанда мөслимәләр өчен махсус клуб ачыла
21 октябрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында "Хатын-кызлар гимназиясе" дип исемләнгән мөслимәләр клубының ачылышы узачак. Әлеге клубның үзенчәлекләре хыкында диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сөйләде. Айгөл Биктимирова сүзләренә караганда, "Хатын-кызлар гимназиясе" яшь мөслимәләр өчен оештырыла. "Бездә хатын-кызлар юнәлеше инде эшләп килә, ләкин алар нигездә абыстайлар,...
-
Республикада көнбагыш уңышы рейтингы (районнар исемлеге) - Теләчедә уңыш югары
Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Татарстанда быел 110327 гектарга чәчелгән көнбагышның авыл хезмәтчәннәре 93177 гектарын урган. Бу барлык мәйданның 84 проценты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисртрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә суктырылган көнбагышның гомуми күләме 124,4 мең тонна. Уңыш исә гектарыннан уртача 13,4 центер чыга. Узган ел уртача уңыш гектардан...
-
Татарстанда юл-транспорт фаҗигасе: йөк автомобиле җиңел машинаны изгән
Кичә кич Татарстанда юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләр кулланучылары яза. Һәлакәт М7 трассасында, Питрәч районында булган. Җиңел автомобиль MAN йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак. Татар-информ