22 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Тәбрикләделәр
Районның Почетлы гражданины, бик күп еллар җитәкче булып эшләгән, Теләче районын оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Мансур Минзарипович Газизовның бүген туган көне.
-
Олы Мәтәскәдә тәүге җыен узды
Бүген, ягъни 22 гыйнвар көнне, районыбызда «Авыл җыеннары башланып китте.
-
Теләче урта мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга даими рәвештә булышып тора
Теләче урта мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга даими рәвештә булышып тора. Райондашларыбыз гуманитар ярдәм оештырган саен укучылар төрле бәйрәмнәргә карата открыткалар, рәсемнәр ясап җибәрә. Хатлар язып сала.
-
Диетик «Мимоза» салаты
Кирәк: консервланган тунец,тавык йомыркасы, кишер, кыяр, яшел суган, эретелгән сыр, лимон согы, ак йогырт, соя соусы.
-
Салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр
Салкынайту сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә республикада яшәүчеләргә саклык чараларын үтәргә киңәш иттеләр.
-
Һава торышы кискен үзгәрә
Җилнең тизлеге секундына 15-26 метрга кадәр җитәчәк.
-
Бильярд ярышы узачак
Иртәгә, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә бильярд ярышы узачак.
-
Сезне «Үрнәк гаилә - авыл күрке» дип исемләнгән район бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
Бәйгедә катнашыр өчен бары тик Гаиләгез белән бәйрәмдә, табигатьтә, өй шартларында фотога яки видеога төшеп редакциягә юлларга гына кирәк. Шулай ук, әлеге темалар буенча безгә язмалар да юллый аласыз. Иҗади эшләрдә сезнең якыннарыгыз, бабай - әбиләрегез, әти - әниләрегез һәм балаларыгыз булуы мөмкин. Иң мөһиме - эшләр позитив, кызыклы булсын!
-
Студентлар көне уңаеннан яңа бәйге!
“Студент тормышының бер көне» темасына видео яисә фотолар төшерегез һәм аны безнең белән дә уртаклашыгыз! Видеолар студент тормышын тулысынча чагылдырса бик яхшы булыр иде. Эшләр 25 гыйнварга кадәр кабул ителә.