22 май 2017 яңалыклары
-
21 май көнне Балык Бистәсендә булып узган көрәш ярышларында безнең районның яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап кайтты
21 май көнне Балык Бистәсендә 2001 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Барлыгы 5 команда, 60 көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәсе буенча: Хафизов Айназ (Шәтке) -3 урында Мавлин Эмиль (Шәтке)...
-
Иске Җөридән Илфат Имамиев Польшада узган армспорт буенча Европа Чемпионатында катнашып 3 урын яулады
12-22 май көннәрендә Польшаның Катовице шәһәрендә кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Европа Чемпионаты булып узды. Тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Зәйнетдинов Ришат, Имамиев Илфат бу Чемпионатта катнашып кайтты. Ильфат уң кулы белән 3 урын яулады.
-
Туфракныңның уңдырышлылыгына зыян салучы авыл хуҗалыгы оешмаларына зур штрафлар яный
Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды. Кайбер хуҗалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрне начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да туклыклы элементларга булган хаҗәтеннән чыгып кертелми. Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык...
-
Олы Нырсы авылында янгынга каршы профилактик кисәтү чаралары уза
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тогәл үтәргә кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Ләкин күп очракта нәкъ менә үзебезнең ваемсызлыгыбыз аркасында котелмәгэн һәм аянычлы вакыйгаларга килеп тарыйбыз. Олы Нырсы авылында профилактик кисәтү чаралары дәвам итә. Шушы коннәрдә Олы Нырсы бүлегенең янгын куркынычсызлыгы хезмәте эшчеләре авылларда яшәүче ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр һәм...
-
"Санитар чисталык" икеайлыгы тәмамланып килә. 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафлар кемнәргә яный?
"Санитар чисталык" икеайлыгы тәмамланырга аз вакыт калып бара. Белүебезчә, административ хокук бозган оешма 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Физик затлар өчен 2000-3500 сум штраф каралган. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексында "кисәтү" кебек чара хәзер гамәлдә юк. Штраф салынганнан соң бер ел эчендә административ...
-
Теләче урта мәктәбе укытучысы Ильсия Хәмит кызы 50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши
Теләче урта мәктәбе укытучысы Алексеева Ильсия Хәмит кызы 50 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши. Шулай булмыйни, янәшәсендә сөекле тормыш иптәше, "әни" дип үлеп торучы кызлары, кияүләре һәм оныклары, яраткан эше, хөрмәт иткән коллективы бар. Ленинград авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Биектау районының Биксәр урта мәктәбендә физика укытучысы...
-
Район үзәк хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты (ФОТОЛАР)
Саулык - иң кадерле байлык. Сәламәтлегебез какшап китсә, без иң беренче табиб янына ашыгабыз. Табиблар безгә тиешле ярдәмне вакытында күрсәтә алсын өчен хастаханәләрдә уңайлы мохит тудыру шарт. Шушы максатларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ярдәме белән 2016нчы елда район үзәк хастаханәсе бинасына 20 миллион...
-
Теләче районында чәчү эшләренең ничә проценты төгәлләнгәне билгеле булды
Игенче-механизаторлар һава торышының уңай көннәрен файдаланып калырга тырыша. Быел алар 24600 гектарда чәчү эшләре башкарырга тиеш. Чәчелгән мәйданнарның күләме 84%ны тәшкил итә. Бөртекле культуралар чәчү инде төгәлләнеп килә. Бүген алар 15496 гектарда чәчелгән. Бу куелган планның 92%ы дигән сүз. Чәчү буенча җаваплылыгы чикләнгән "Игенче", "Таң", "Алан", "Агролак" ширкәтләре алдынгылар рәтендә.