23 апрель 2018 яңалыклары
-
Иртәгә нинди һава торышы көтә безне?
Иртәгә, 24 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында кар һәм юеш кар явачак. Көндез һава температурасы +1..+6˚, төнлә -1..-6˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.
-
Могҗизамы: әти-әниләре үлеп 4 ел үткәч, бала туган
Сабыйны картәти-картәниләре үстерәчәк
-
Башкортстанда давыл нәтиҗәләре: ауган агачлар, каерылган түбәләр
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
-
Мультфильм ясыйлар
23 апрель көнне халык мультфильмын дөньяга чыгаруда катнашучы иҗат төркеме Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм рәсем ясарга яратучы кызлар егетләр белән очрашты.
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан икмәк оеткысы
Җырчы "Инстаграм"да арыш оныннан оеткыны ничек ясавы һәм икмәк пешерү серләре белән уртаклашты.
-
Районыбыз тарихын өйрәнәләр
Бүген Теләче туган якны өйрәнү музеена төбәк тарихчылары җыелды.
-
ЮХИДИ машиналарга җәйге тәгәрмәчләр куярга ашыкмаска чакыра.
Госавтоинспекция призывает водителей не торопиться с заменой зимних шин на летние и напоминает, что менять резину необходимо при среднесуточной температуре окружающего воздуха выше +5-7 градусов и сохранении данных значений в течение семи дней.
-
Бәйрәм тантанасында
21 апрель көнне илебез җәмәгатьчелеге Җирле үздарәләр көне билгеләп үтте.
-
Гүзәлия - Россия чемпионы
16-17 апрель көнәрендә Тамбов шәһәрендә 2001-2003 нче елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге булып үтте.
-
Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез
1 Май бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
-
Фәләхов Рифат Мәвлит улы истәлегенә милли көрәш ярышлары булып узды.
21 апрель көнне Саба районы Олы Арташ төп мәктәбендә 2000 нче елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр арасында Фәләхов Рифат Мәвлит улы истәлегенә милли көрәш буенча район ярышлары булып узды.
-
Саба һәм Теләче хат ташучылары арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды
Бүләкләүнең коллектив алдында үткәрелүе башка хезмәткәрләргә, менә шулай эшләргә кирәк, хезмәтнең хөрмәте дә була дигән мәгънәдә кабул ителде.
-
Чәй - ямаш шешкә каршы яхшы чара
Галимнәр ачыклавынча, чәй яман шешкә каршы бик нәтиҗәле эчемлек икән. Аның карасы да, яшеле дә бердәй файдалы. Тик менә яман шештән чәй хатын-кызларны гына саклый, ди тикшеренү үткәрүчеләр.
-
«Ачык ишекләр» көне
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе 23 һәм 24 апрельдән “Ачык ишекләр” көне уздыра.