23 декабрь 2018 яңалыклары
-
Теләчедә узәк чыршы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
22 декабрь көнне Теләчедә Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булды.
-
ТЕЛӘЧЕДӘ ЯРМИНКӘ БУЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
22 декабрь көнне Теләченең үзәк урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
-
Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артырга мөмкин
Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Тарифлар буенча дәүләт комитетына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
-
Бүләк күпмегә төшәчәк?
Илдә яшәүчеләрнең күбесе якынлашып килүче Яңа ел белән туганнарын котлаячак. SuperJob порталы үткәргән сораштыруда катнашучыларның 69 проценты туган-тумачага бүләк әзерләвен әйткән. Моның өчен уртача 4 мең 700 сум акча тотарга ниятлиләр. Икенче урында – сөйгән яр. Ил халкының өчтән бере бәйрәм кичендә яраткан кешесен сөендермәкче. Бүләк уртача 4 мең ярымга төшәчәк, ди. Беренче өчлеккә дуслар да эләккән. Дус-ишне котлауга киткән чыгымнар 3 мең 700 сумнан артмаячак дип фаразлана. Ә менә хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрик итәргә теләүчеләр барыннан да азрак. Илдә яшәүче ун кешенең берсе генә бу хакта искә төшергән. Мондый бүләкне 2 мең сумга бәяләгәннәр. Сез Яңа ел бүләкләренә күпме акча тотарга ниятлисез?
-
Гриптан саклану һәм дәвалану чаралары
Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.
-
Мәгариф министры мәктәп укучыларына Яңа ел ялларына күп итеп өй эше бирмәскә өндәде
Ольга Васильева балаларны 3 гыйнварга кадәр ял иттерергә, өй эше эшләтмәскә киңәш итте.
-
Татарстанда 24 декабрьдә көчле кар явуы һәм буран көтелә
Синоптиклар республика халкын бозлавык булуы һәм юллардагы кар көртләре турында кисәтә.
-
Нурзадәдән тиз ябыгу серләре
Яңа ел бәйрәмнәре җитә башласа, безнең халык ябыгу ысулларын уйлый башлый. Аларның тиз арада ябыгасылары килә. Тиз ябыгуны врачлар хупламый, чөнки бу организмга бик нык стресс китерә икән, нормалар буенча кеше көненә максимум 1 кг ябыгырга мөмкин. Шулай ук киң таралган «Ешрак ашасаң, ябыгасың», дигән фикер бик үк дөрес түгел икән. Чөнки организм кабул иткән ашауны әле эшкәртеп бетермәс борын тагы ашап кую файдалы түгел.
-
День дальней авиации ВКС России
День дальней авиации Военно-воздушных сил Российской Федерации, который ежегодно отмечается 23 декабря, был учрежден в 1999 году по приказу главнокомандующего ВВС России. После создания в 2015 году нового вида Вооруженных Сил РФ — Воздушно-космических сил, праздник отмечается как День дальней авиации Воздушно-космических сил Российской Федерации.