24 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Арча районында юл һәлакәте. Бер машина йөртүче шунда ук һәлак була... (ВИДЕО)
Кичә Казан - Арча юлында коточкыч авария була. Видеодан күренгәнчә, буран булса да, машина йөртүче алдан килгән машинаны узыр өчен каршы полосага чыга. Нәтиҗәдә... бәрелеш. Бер машина йөртүче урында ук җан бирә. Юлларда сак булыйк! Интертат
-
Быел бензин бәяләре күпмегә артачак? (ә арттырырга вәгъдә иттеләр инде)
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович 2016 елда бензинга бәяләр арту турында белдерде. Ул, бәяләр 10 %тан да артмас, дип белдерә. Соңгы фаразларга күз салсак, 2016 елда Россиядә инфляция 10,5 процент булачак, аннары инде бу күрсәткеч түбәнәя башлаячак. Бүген Россия буенча уртача бензин бәяләре: АИ-98 - 41,24 сум, АИ-95 - 36,67...
-
Сораулар юк. Димәк, барысы да әйбәт...
Бу атнада авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте. Мәсәлән, без, 18 гыйнварда - Олы Мишә, 20 гыйнварда Алан авыл җирлекләрендә узганнарының шаһите булдык. Ике җирлектә дә әлеге чара җирле үзешчәннәрнең чыгышлары белән башланып китте. Борынгы йолаларыбызны тасвирлаган концерт-тамашалар җыеннарда катнашучыларның күңеленә бик тә хуш килде. Авыл халкын һич тә сәнгатьтән...
-
Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән, пассажир урынында ук һәлак булган (ФОТО, ВИДЕО)
Кичә иртәнге уннар тирәсендә Бөгелмә районында ике йөк машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек Mercedes пассажиры җан биргән, дип хәбәр итә "Лениногорские вести". Фаразлар буенча, "Краз" машинасы, начар һава шартлары булуына карамастан, югары тизлектә хәрәкәт иткән. Каршы як полосага чыгып Mercedes машинасына килеп бәрелә. Немец машинасында барган пассажир урында ук җан...