24 июнь 2017 яңалыклары
-
Теләченең "Ихлас" мәчетендә Ураза Гаетенең үткәрелү вакыты
Мөхтәрәм Теләчедә яшәүче мөселман кардәшләр! Теләченең "Ихлас" мәчетендә Ураза Гаете иртәнге 2.00 сәгатьтә башлана. Балаларыгызны да алып килегез, мәчеттә алар өчен бүләкләр дә әзерләнеп куелды.
-
Теләче районы командасы туризм буенча үткән республика күләм бәйгедә беренче урын яулады. Тәбриклибез!
Туризм буенча узган бәйгедә Теләче урта мәктәбе директоры Нәҗипов Раил Расиф улы җитәкчелегендә район җыелма командасы республика күләмендә беренче урын алды. Әлеге уңышлары белән аларны "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
"Шушы яшемә җитеп төрлесен күрдем, югыйсә: әйләнеп карарга куркам-күреп, йөрәгем ярылыр шикелле"
Ике ай элек Казан яны авылларыннан йорт сатып алган идем. Карап торышка матур гына күренсә дә, элеккеге хуҗаларына хезмәт итеп, инде үз вакытын уздырып, искереп килүче алты почмаклы, шифер түбәле өй иде ул. Мал асрарга абзар куралары да яраксыз хәлгә килгән, агач бура бер якка янтаеп, менә авам, менә ишеләм...
-
Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?
25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете...
-
Ильвина: «Алты ел бергә яшәгәннән соң, баламны җитәкләп, ике капчык кием белән иремнән киттем-күпләр аңламады»
Ильвина белән очрашып танышуыбызга сигез-тугыз ел булган икән инде. Ул вакытларда җырчы кыз «Барс-медиа» компаниясе белән килешү төзеп, эстрадада тәүге адымнарын гына ясап килә иде. Ниләр хакында әңгәмә коруыбызны чамаласам да, сөйләшкән сүзләребез аермачык хәтердә сакланмаган. Шәхес буларак ачылу, төпле фикер җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Ул аның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә булгандыр,...
-
Теләчеләр Чиләбе шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен уздыра
Җәй- Сабантуйлар чоры.Теләче үзәгендә, авылларда, татарлар күпләп яшәүче төбәкләрдә Сабантуйлар гөрлиячәк. 23 июнь көнне районыбыз үзешчәннәре, спорт осталарыннан торган районыбыз делегациясе дә юлга кузгалды. Алар Чиләбе шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабантуйны уздырачак.