25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Лаеш районында "Волга" яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган "Волга" универсаль спорт комплексында булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты...
-
Олы Нырсы урта мәктәбенең ике укучысы Рәсәй күләм олимпиадада призлы урыннар алды
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" тарафыннан 18-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында Рәсәй күләм укучылар арасында физик тәрбия буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре өчен җыен уздырылды. Әлеге җыен кысаларында 9-11 сыйныф укучылары физик тәрбия буенча олимпиадада катнашты. Безнең районнан...
-
22 гыйнвар көнне Олы Мәтәскәдә Авыл җыены булып узды
22 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авыл җирлегендә Авыл Җыены булып узды. Авыл җыеннарының матур концерт номерлары белән башланып китүе инде күркәм традициягә әверелде. Мәтәскәдә дә авыл үзешчәннәре тырышлыгы белән куелган концерт номерлары халыкка бик ошады. Концерт Лесной бистәсе үзешчәннәренең боз озату йоласы белән башланып китте, Ямбулатлар киленгә су юлы күрсәтү...
-
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия студентлары бәйрәме уңаеннан котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне уңаеннан котлавы: Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар! Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән котлыйм! Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын...
-
Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда - 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда - 19-21 градус салкын...