Беренче сыйныфка керү буенча гаризалар 1 апрельдән кабул ителә
Татарстанда беренче сыйныфка балаларны кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башлана. Документлар кабул итү сроклары, ике этапка бүленгән. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша документларның тулы пакетын кабул итү быелгы яңалык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте.