25 май 2018 яңалыклары
-
Балалар бакчасында - янгын
25 май көнне төш вакытында Күңгәр балалар бакчасында янгын чыкты. Аллага шөкер, балалар бакчасында балалар юк вакыт. Әлеге бинада 22 майда эш туктатылып, сүтелер өчен бушатылган булган.
-
Суыклар кайчанга кадәр дәвам итә?
Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.
-
Югалган Исхак Хан НТВда Алла Пугачеваның улы булуын дәлилләмәкче
Мәскәүгә китеп югалган Исхак Хан кабат үзе турында искә төшерде. Бу юлы ул үзен Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” Иван Пугачев икәнлеген НТВ каналына барып дәлилләмәкче була. Бу хакта җырчы Матбугат.руга үзе сөйләде
-
Районда ифтар мәҗелесләре гөрли
Иң күркәм айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары үткәрелә.
-
Район эшмәкәрләрe очрашты
25 май көнне муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте.
-
Һәвәскәр бакчачы Нәкыйф Шәрәфиев безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә
Сорауларга җавапны Үзәк бистәсендә яшәүче һәвәскәр бакчачы Нәкыйф Шәрәфиевтан сораштык.
-
Казанда «Фольксваген» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике кызны бәрдергән
Казанда «Фольксваген» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике кызны бәрдергән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.
-
"Тиешле дәва алсак, улым тереләчәк!"
Кечкенә Салихка озакламый ике яшь тула. Әнисе Ләйсән улының тизрәк савыгуы өчен ни генә эшләми. Хәтта сабыйны дәвалар өчен Балтачтан Казанга күченеп килгәннәр. Монда күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр икән. Ләйсән балага тиешле кайбер күнегүләрне үзе дә ясарга өйрәнгән. Иң мөһиме – вакыт әрәм узмасын, улы гына аякка бассын.
-
58 яшьлек Казан кешесе яшь кызны мәсхәрәләгән
Казанда яшәүче моңарчы хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-атны яшь кызны көчләүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
-
Тинчурин театры "Балачак бәйрәменә" чакыра
Малайлар һәм кызлар! Хөрмәтле әти-әниләр! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Тинчурин театры сезне Казанның Тинчурин паркында узачак “Балачак бәйрәме”нә чакыра. Бәйрәм кунакларын кызыклы уеннар, җыр-бию, әкият геройлары белән күңелле очрашулар көтә! Сабыйлар җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачак
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә
Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.