25 июнь 2019 яңалыклары
-
Бүген Татарстанда сөт җитештерү беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты
Кукмарада тәүлеккә 277 тонна, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә – 219 тонна сөт савалар.
-
ҖИҢҮ КИТЕРГӘН ЯЗ
Апрель башында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге, Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән традицион язмалар бәйгесе игълан иткән иде. 20 июнь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бердәй актив катнашкан иҗади бәйгедә җиңүчеләрне мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм бәйгенең даими иганәчесе ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов һәм үзәк хезмәткәрләре котлады.
-
Татарстанда “Ефәк юлы” халыкара ралли катнашучыларын каршы алачаклар
Иркутскига старт урынына бару юлында раллиның маршруты республика территориясе аша 27-28 июньдә узачак.
-
«Теләче» спорт мәктәбе укучысы Эмиль Мәүлин 12 көндәше арасында чемпион исеменә лаек булды.
Шәтке авылыннан «Теләче» спорт мәктәбе укучысы Эмиль Мәүлин катнашты һәм 12 көндәше арасында чемпион исеменә лаек булды.