25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Урманнарны саклауның мөһимлеге турында
Урманның җәнлекләр, кош-кортлар өчен яшәү чыганы икәнен белмәгән кеше юктыр. Яшәү урыныннан тыш, урман шулай ук бар хайваннарны да тукландыру, табигый бәла-казалардан саклау вазифаларын үти. Өстәвенә, урманнар планетабызны кислород белән тәэмин итүе турында да бик яхшы беләбез. Бүген урманнар Җир шарының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Шул санның җиде проценты...
-
Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?
Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде....
-
Рөстәм Асаев: «Беренче хатыным белән дә дошманнар булып яшәмибез: ул яктан мин бәхетле»
Рөстәм Асаев башка күп җырчылардан зәвыклыгы һәм үтә тыйнаклыгы белән аерылып тора. Нәкъ сәхнә өчен яратылган инде: төз гәүдә, ягымлы караш, сирәк очрый торган бас тавыш... - Рөстәм, кызыгыз белән икегез ике шәһәрдә яшисез. Сагындырадыр? - Әлбәттә! Шунысы рәхәт: хәзер телефон, интернет заманы. Шалтыратышып, фотолар җибәрешеп торырга була. Һәрчак язышып...
-
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин район активы белән очраты
Бүген район хакимияте бинасының актлар залында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин район активы белән очрашты. Иң элек муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов район тормышы белән таныштырды. Депутат бүгенге көндә гамәлдә булган программалар хакында тулырак сөйләп үтте.
-
Туй сәяхәтенә килгән кызның Казан аквапаркында гомере өзелгән
Казанның "Ривьера" аквапаркында фаҗига килеп чыккан. Түбән Новгородтан килгән 21 яшьлек кызның аттракционнарның берсеннән төшкәннән соң гомере өзелә. "Бочка" аттракционына сикергәннән соң, кыз кырыйга йөзеп килгән һәм бераздан зәңгәрләнә башлаган. 40 минут дәвамында аны коткарырга тырышып карыйлар, ләкин коткара алмыйлар. Узган атнада кызның туе булган. Туй сәяхәте буларак алар Казанга...
-
Ринат Рахматуллинны ни өчен "Мишәрләрем"нән төшереп калдырганнар? (видео)
Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин "Мишәрләрем" проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта...