26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“Әтиең икенче кеше!”
Мин - әти белән үскән әтисез кыз. Гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Тормышны әниебез алып барды, әтиебез бик каты эчте. Тыныч көннәр, төннәр сирәк иде. Әти әнине бик җәберләде, сугышты. Өйдә сирәк йокладык. Барыр җиребез булмагач, әни түзде. Колхозда эшләде, өйдә ике сыер, ике бозау, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык...
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда - 282,38 миллион сум). Мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү программасы 2012 елдан тормышка...
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турында алдан бирелгән гаризада онлайн-режимында балалар бакчасын үзгәртә ала. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен,...
-
Карның артыгы булмый. Кыш түгел, без үзгәрдек
Бу атнада Казан "бөке"дә утырды. Атна уртасында ишеп яуган кар башкала халкын эшкә иртәрәк чыгарга һәм соңрак кайтырга, машиналы кешеләрне исә автобуска күчеп утырырга мәҗбүр итте. Нишләмәк кирәк, хәзер кар яву да гайре табигый хәл булып тоела башлады. Республиканың гидрометеорология үзәге 23 гыйнвар көнне үзенең рәсми сайтында 24 гыйнварда тәүлек...
-
“Ленар, мине көтмәгез… Поезд астына эләктем… Аягым өзелде” [гыйбрәт]
Мин берсендә хәтта аларның капка төпләреннән кире борылып киттем. Эчкә узарга, "Исәнме, Рәмия? Хәлләрең ничек соң инде?" дияргә йөрәгем җитмәде. Үземнең нигә болай эшләвемнең сәбәбен аңладым да, аңламадым да. "Кеше хәсрәте кешегә иртә керә, кич чыга", диләр. Әмма Рәмиягә килгән бу хәсрәт безнең өчен дә иртән ишетеп, кичкә онытыла торган...
-
Оста чаңгычылар Нырсы мәктәбенә җыелды
Бүген Олы Нырсы урта мәктәбе базысында кечкенә балалар өчен чаңгы ярышы узды.Районның һәр мәктәбеннән килгән малайлар, кызлар үзләренә тиешле чакрымнарны узды.Спорт бәйрәменең барышы фотоларда. Башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында кемнәр җиңү яулаган? Бу хакта сез "Теләче" газетасы битләреннән таныша аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова Автор фотосы
-
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы балалары Бөтенроссия интернет олимпиадасында катнаштылар
Шушы көннәрдә Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар Бөтенроссия интернет олимпиадасында катнаштылар. Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау. Олимпиада да катнашкан балалар диплом белән бүләкләнде.
-
“Кеше көненә 5000 адым йөрергә тиеш”
Хәзер шәһәр урамнарында да, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз. Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле хәл: димәк,...
-
Нәҗибә Ихсанова: “Бүгенге тормыш элеккеге белән чагыштырганда – оҗмах”
Бүген, 25 январь көнне танылган актрисабыз Нәҗибә апа Ихсанова үзенең юбилеен - 80 яшен билгеләп үтә. - Нәҗибә апа, сәхнәдә уйнау - бәхетме ул? - Нәкъ менә сәхнәдә уйнаганда гына мин бәхетле дип әйтеп булмый. Сәхнә артисты булып шуның белән генә яшәсәң, ул авыр, чөнки сәхнәдә төрле вакыт була -...
-
Таиландта фаҗигале төстә үлгән зәйлеләрнең мәетен алып кайтырга 500 мең сум акча эзлиләр (ВИДЕО)
Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. Алдан "Татар-информ" 22 гыйнварда Таиландта, җирле вакыт белән 11нче яртыда Тайск утравында юл-транспорт һәлакәте булуын хәбәр иткән иде. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле "Новости...
-
Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы балалары балалар китапханәсендә кунакта
25 гыйнвар көнне тәрбиячеләр Исхакова Л.Ф һәм Сабирҗанова Л.М. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән район мәдәният йортында урнашкан район балалар китапханәсеенә экскурсия оештырдылар. Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырды.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән...