26 февраль 2021 яңалыклары
-
Көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеге узды
2021 нче елның 25 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.
-
Транснефть – Прикамье " АҖ нефть эшкәртү станциясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде
«Транснефть – Прикамье» АҖ Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт (ФПС) бүлекчәләре белән берлектә Казан район нефть үткәргеч идарәсенең «Ковали» нефть эшкәртү станциясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.
-
Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр
Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.
-
Балалар иминлеге өчен
Бүген, 26 февраль көнне, “Таттехконтроль” акционерлык җәмгыяте бинасы каршында район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларына техник карау үткәрелде.
-
Юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Бүген, ягъни 26 февраль көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
-
Марат Әхмәтов татар телен үстерүдә Теләче районы эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте
Мәгариф оешмалары белән танышу барышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары балаларның туган телдә фикерләү дәрәҗәсен тикшерде.
-
Салкын кышның Теләче районы басуларындагы уҗым культураларына зыяны юкмы
«Россельхозцентр» ның Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан уҗым культураларының торышын билгеләде.
-
Дәүләт автоинспекциясе кисәтә
Һава шартларының начараюы сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.