26 март 2017 яңалыклары
-
Салават призына узган көрәш ярышларында безнең команда яулаган Кубок һәм Диплом тантаналы рәвештә Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенә тапшырылды
Белгәнебезчә, күптән түгел Теләчедә Салават призына татарча көрәш ярышлары булып узган иде. Анда безнең көрәшчеләребез беренчелекне яулаган һәм Кубок, Диплом белән бүләкләнгән иде. 25 март көнне "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Динар Гиниятуллинга тапшырды.
-
Татарстанда исерек хатын ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерына пычак белән ташланган
Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә биш айлык балага ярдәм итү өчен чакырылган ашыгыч ярдәм хезмәткәрен сабыйның туганнары пычак белән яралаган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп. Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәтенә яшь баланың хәле начараюы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру буенча килгән ашыгыч...
-
Теләченең Комаровка авылы яшьләре Кукмарада 21 команда арасында узган мини-футбол ярышларында 2 урын яулады
Бүген, 26 март көнне, Кукмарада "Стройгарант" оешмасы призына мини-футбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда Теләченең Комаровка авылы яшьләре дә катнашты. 21 команда арасында барган кискен ярышларда безнең егетләр финалга чыкты һәм 2 урын яулады. Команда уенчысы Нәҗметдинов Илнар "Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе" исеменә лаек булды. Тәбриклибез!
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышы начараю турында кисәтә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны һава торышы начараю турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә тирәне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, күз күреме 1 километрга кадәр начараю белән буран көтелә, шулай ук 15-20 м/c көчле көньяк-көнбатыш җил булачак. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәллләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә ерак юлга чыгудан, шәхси...
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабан туе көннәрен билгеләде (ДАТА)
2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда 15 июльдә узачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле...