Хәерле иртәләр дуслар!!
Табигатькә көзләр килгәч,
Миләш, балан тәлгәшенә
Җете-кызыл төсләр кергәч,
Бакча тагын ямьләнә.
Әйтерсең лә чәчкә аткан
Җәй башына әйләнә.
Агачлар да төрле матур
Төсләр алып киенә.
Ә ерактагы офыкта
Киләсе салкын кышларның
Сәламләве күренә.
Иртә-кичләр салкын була,
Көндез бераз җылыта.
Кар өемнәре чагыла
Күктә йөзгән болытта.
Бер агачтан, бер агачка...