27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әнвәр Нургалиев, эшеннән качып, «KFC»да ашый, тимераякта шуа [видео]
Әнвәр Нургалиевның яңа клибы әзер! Зифа Нагаева иҗат иткән «Сезнең кебек» җырына төшерелгән клип инде ике меңнән артык караучы җыеп өлгергән. Әнвәрне монда бөтенләй башка амплуада күрергә мөмкин. Фикерегезне әйтерсез, карап карагыз әле! Татар Тодау
-
Татарстан синоптиклары кинәт исүчән көчле җил турында кисәтә
Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Хәбәрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. Иртәгә, 28 гыйнварда, төбәктә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче кискен җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда җил бераз акрынрак, секундына 16 метрга кадәр булачак. Татар Информ
-
Хайрутдинов Айдар Фуат улы Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәткән өчен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Хайрутдинов Айдар Фуат улы Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне иясенә бүген узган "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды.
-
«Кияүне өйләндердек. Оныгым Әдиләне үзем белән калдырдым» [тормыш хәле]
"Быелгы Яңа ел бәхет китерде. Шатлыктан әле дә айнып булмый. Әниемнең моның кадәр шатланганын, куанычыннан елаганын күргән юк иде әле", дип сөйли Казанда яшәүче Энҗе. Әнисе Вәсилә апа 50 елдан соң туганнарын эзләп тапкан. Кино төшерерлек дәрәҗәдә буталган бу вакыйга геройларының язмышын, исемнәрен үзгәртеп, сеңелләре Энҗе сөйләгәнчә тәкъдим итәбез. //Ватаным...
-
Гөлшат Котенкованы үтерү турында мәгълүмат бирүче вәгъдә ителгән бер миллионнан баш тарта [фото]
Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә. //Татар-информ// Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган. Мондый карар 11...