27 февраль 2018 яңалыклары
-
Римма Никитина яңа клип тәкъдим итә: бу юлы нинди шау-шу куптарыр? (ВИДЕО)
Римма Никитина криминаль темага клип төшерергә биргән вәгъдәләрен тормышка ашырды. PIXELFILMS production кинокомпаниясе белән эшләнгән чираттагы иҗат нәтиҗәсе тамашачыларга тәкъдим ителде. Пистолеттан ату, узыш, мәхәббәт - барысы да Римма Никитина стилендә. Җырчының моннан алда чыккан клиплары да матбугат битләрендә шактый бәхәсләр куптарган иде. Әлеге клип турында караучылар нинди фикердә булыр...
-
Юл һәлакәтендә 9 кешенең гомере өзелгән (ФОТО)
М5 трассасының Самара-Уфа-Чиләбе юлында микроавтобус юл һәлакәтенә эләккән. "Мерседес Спринтер" белән "Ман" фурасы бәрелешкән, дип хәбәр итә гибдд.рф/r/02 сайты. Фаҗигадә 9 кешенең гомере өзелгән. Урында экстрен хезмәтләр ярдәм күрсәтә. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Башкортстан юлында бу бүгенгә инде икенче юл фаҗигасе. Аңарчы ике кеше һәлак булган иде. --- Матбугат.ру № ---...
-
Информатика укытучысы, компьютер булмаганлыктан, Microsoft Word тәрәзәсен тактага ясаган
Гана республикасында информатика укытучысы, компьютер булмаганлыктан, Microsoft Word тәрзәзәсен тактага ясаган. Африканың Овука Квадво исемле информатика укытучысы фейсбугында дәресләрне ни рәвешле укытырга мәҗбүр булуы турында пост урнаштыра. Мәктәптә компьютерлар юк, шуңа күрә укытучы ярты сәгать эчендә тактага Microsoft Wordның кописен ясый. Ганада компьютерлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Укытучы сүзләренчә, ул укучыларын...
-
Иртә язны көтмәгез!
Синоптиклар әнә шулай дип фаразлаган. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, халык сынамышлары да сөендерми. 26 февральдә салкын булса, яз соңга калып киләчәк, дигәннәр. Башкалада соңгы ун елда көндезге иң түбән температура теркәлгән. Кара инде син бу кышны! Башта килә белмәде, хәзер китәргә теләмичә чатнама суыклары белән сыный. Кичә КФУның метеостанциясендә соңгы...
-
Чаллыда предприятие директоры үзенең эш урынында үле килеш табылган
Чаллыда предприятие директоры үзенең эш урынында үле килеш табылган, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Кичә иртән Автозавод бистәсендә каравылчы, предприятие буйлап карап-тикшереп йөргәндә, 64 яшьлек җитәкченең мәетенә юлыккан. Судмедэкспертиза мәгълүматлары буенча, мәеттә көчләү билгеләре юк. Каравылчы аңа юлыкканчы, ул бер тәүлек яткан булырга мөмкин. Төгәл сәбәпләр ачыклана. Әлеге компания җиңел...
-
Үзебезнең Фәрит абый (фоторепортаж)
28 февраль көнне Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинарсында якташыбыз, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов һәм аның хәләл җефете, Татарстанның халык артисткасы, җырчы Рабига Сибгатуллиналарның гомер бәйрәмнәренә багышланган зур концерт булып үтте. Анда районыбыз башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә районыбыз...
-
Иремнең туганнары мине кабул итмәде [булган хәл]
Нахакка кешенең хәтерен калдыру, күңелен рәнҗетү һәрвакыт тәнкыйтьләнә. Бер генә дин дә аның ишене хупламый. Тик, кызганычка каршы, бөтен кеше дә дөрес кенә яшәп бетә алмый шул. Оныта, кызып китә, уйламыйча әллә ниләр әйтеп сала. Бер дәлиле булмаган көе кешегә яла ягудан да тартынып тормый. Без өйләнешкәндә, иремнең туганнары миңа...
-
В рамках проекта "Крепкая семья" в районе пройдут приемы семей с детьми
1 марта 2018 года в 10.00 часов в Местной общественной приемной Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» по адресу: РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Гоголя, д. 20 (здание СК «БАТЫР»), организуется тематический прием семей с детьми с целью информирования о реализации демографических инициатив Президента Российской Федерации В.В. Путина. Прием проводится в рамках...
-
Тиләҗедәге “хоккей бәйрәме” быел да гөрләп узды
Олы Тиләҗе авылындагы хоккей турнирын уенчылар гына түгел, авыл халкы да зур бәйрәм көткән кебек көтеп ала. Шулай булмый ни, спорт сөючеләрнең, уеннарны тамаша кылырга килүчеләрнең һәркайсы бу көнне казанда пешкән пылау, самавыр чәе, кайнар коймак белән сыйлана. 24 февраль көнне үткәрелгән "хоккей бәйрәме"ндә дә олысы-кечесе әлеге сый-нигъмәттән авыз итте....