27 июнь 2018 яңалыклары
-
һава торышы ниләр вәгъдә итә?
Метеорологический прогноз Опасные метеорологические явления не прогнозируются.
-
"Шатлык" балалар бакчасында әкиятләр көне узды
Әкиятләр дөньясы мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә, үгет-нәсыйхәт тә бирә торган хикәятләр ята. Аларны олысы да, кечесе дә ярата. Мультфильмнар да балалар тормышының бер өлеше булып тора. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында, бүген әнә, әкиятләр көне узды. Тәрбиячеләр балаларга әкиятләр укыдылар, балалар белән бергә өстәл , бармак театры оештырдылар,ә өлкәннәр төркемендә әкиятләр буенча викториналар үткәрелде.
-
Эшмәкәр Рифкать Шәфыйков мәчеткә газет бүләк итте
Рифкать Зыятдин улы Шәфыйковны районда белмәгән кеше сирәктер.
-
Казанда җанатарлар фестивалендә ни өчен агач йомычкалары җәелгәнен аңлаттылар
Казанда дөнья чемпионатының җанатарлар җыела торган Фан-фест зонасында җиргә ни өчен агач йомычкалар җәелгәнен аңлаттылар. IT паркта – дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә агач йомычканың өстенлекләре турында сөйләделәр.
-
Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан ярты миллион акча алып качкан
Казанда яшәүче хатын-кыз танышларыннан бурычка алган ярты миллионлап акча белән качкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
Эссе булу сәбәпле, Казанда бер көн эчендә 12 кеше зыян күргән
Казанда, эссе булу сәбәпле, үткән тәүлектә 12 кешегә ярдәм кирәк булган. Бу хакта “Татар-информ”га Казанның ашыгыч ярдәм станциясендә сөйләделәр.
-
Татарстанда “хәләл" тамгалы дуңгыз итенә кагылышлы хәлне ачыклау өчен комиссия төзелде
Күптән түгел “Челны-мясо” предприятиесендә дуңгыз итенә “хәләл” тамгасы куеп сатуга чыгару очрагын тикшерү өчен, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында махсус комиссия төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика “Тест-Татарстан” сертификация методик үзәге җитәкчесе Сергей Гогин хәбәр итте.
-
Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган, дип саный
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган. Бу хакта ул бүген IT паркта - шәһәрнең матбугат үзәгендә әйтте.
-
Алексеевский районында 24 яшьлек әни кешене ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр
Алексеевский районында 24 яшьлек әни кешене ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
Казанда кран ауган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
Казан шәһәре Совет районы администрация хезмәткәрләре кран ауган йортта дүрт фатирдан кешеләрен эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Филармониясе бакчасында Хәйрия концерты уза
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Хәйрия концертлары азагына якынлаша. Бүген кич әлеге концертлар атналыгын Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге атаклы «Ла Примавера» оркестры һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова төгәлләячәк
-
«Лебединая верность»не язган шагыйрь Андрей Дементьев вафат
Мәшһүр совет һәм Россия шагыйре Андрей Дементьев озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аңа 89 яшь иде.
-
Татарстанда укучы бала батып үлгән
Татарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте. Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан.