28 март 2017 яңалыклары
-
Теләчелеләр Әтнәдә узган "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә гала-концертта катнашып югары урыннар алып кайтты (ФОТОЛАР)
Теләче райоы балалары Әтнә районында үткән "Созвездие - Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнашып, 1 һәм 2 турларны уңышлы узып, гала-концертта катнашты. "Вокал" номинациясендә "Мисолька" вокаль ансамбле (җитәкчесе Биктимирова Р.Р.) беренче урын, Исмәгыйлова Диләрә (җитәкчесе Поташова А.Б.) 2 урын яулады. "Конферанс" номинациясендә Мараков Ислам, Хәмзинә Ранелия...
-
Әлки районында булып узган билбау көрәше буенча ярышларда Теләченең яшь уенчылары уңышлы чыгыш ясап кайтты
25 мартта Әлки районы Базарлы Матак авылында 2000-2002, 2003-2005 елда туган егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар булып үтте. Барлыгы 200 якын яшь көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Гыйниятуллин Ильдар һәм Сафин Алмаз җитәкчелегендә безнең районнан да көрәшчелэр катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар: Среди девушек 2000-2002 г.р....
-
Теләченең яшь волейболчы кызлары Арча районында узган ачык турнирда югары урын яулады
25 март көнне Арча районының Кенәр авылында 2001 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир булып узды. Кызлар арасында үткәрелгән ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Алар: Арча һәм Әтнә районнарыннан икешәр команда, Мари Эл республикасыннан Морки районы һәм Теләче...
-
Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза "РИА Новости". Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык...
-
Россиядә гриппның икенче дулкыны башланды һәм балаларга һөҗүм итә
Соңгы атна эчендә Россиядә грипп белән хастаханәгә салынган кешеләр саны 14 процентка арткан. Грипп белән авыру дәрәҗәсе югары кала бирә, дип сөйләгән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Анна Попова сүзләренә караганда, грипп белән бәйле хәл...