28 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала
Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
-
Сарымсак сортын яңартабыз
Сарымсак тешләреннән тыш, аның берьеллык суганчаларын да утырталар икән. Нәрсә соң ул, дисезме?