28 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Олы Мишә мәдәният йортында » Әниләргә назлы сүзләр » дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
Ана ! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч дәрт бирүче газиз әниләр! 26 ноябрь көнне Олы Мишә мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, «Әниләргә назлы сүзләр » дигән бәйрәм концерты булды.
-
Көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды
26 ноябрь көнне Арча шәһәренең Арча урта мәктәбе спортзалында 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Искәндәровлар гаиләсе һәм 6 номерлы Арча урта мәктәбе корәшчеләре әти-әниләре призына көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды.
-
Ярдәм сорыйбыз!
26 ноябрь шимбә кичендә Теләче авылы, Зур Тау башы урамы, 14 йорт адресы буенча ялгыз яшәүче Фараджов Гидаят йортында (күбебез аны дядя Гена буларак яхшы беләбез) янгын чыкты. Өй тулысынча янып бетте.
-
КАБЫКЛЫ БӘРӘҢГЕ ФАЙДАСЫ
Бәрәңге составында 32 төрле микроэлемент барлыгын белә идегезме? Шуның иң мөһиме — калий. Кабыгында ул 1,5 тапкыр күбрәк.
-
«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Мәликә Хәйрулла туган телдә әниләр турында шигырь укый.
-
Якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан онлайн акция уза
Дуслар, районда якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләү буенча онлайн акция уза.
-
К моменту прибытия первого пожарного подразделения наблюдалось горение внутри дома
26.11.2022 года в 16.49 часов в 134-ПСЧ «7 ПСО ФПС ГПС ГУ МЧС России по РТ» поступило сообщение о «горении жилого дома» в домовладении по адресу: Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Большая Нагорная 14.
-
“Шәҗәрә – моя родословная” дип аталган Бөтенроссия бәйге-фестиваленең Гала концерты
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 3 декабрь көнне 14.00 сәг- тә район мәдәният йортында үтәчәк “Шәҗәрә – моя родословная” дип аталган Бөтенроссия бәйге-фестиваленең Гала концертыда көтеп калабыз!
-
Барчагызны да күркәм вәгазь кичәсенә чакырып калабыз!
Җәлил хәзрәт Фазлыевның хикмәтле вәгазьләре беркайчан беркемне дә битараф калдырмый. Бу чара кышның беренче кичәсен файдалы итеп үткәрү өчен бер сәбәп булсын.
-
Теләче районының яңадан оешуына 31 ел тулды
Шул вакыт эчендә районыбыз үзенең икътисадын ныгытуга иреште, халыкның көнкүреше уңай якка үзгәрде, социаль һәм мәдәни шартлар яхшырды. Районыбызның нигезе нык һәм киләчәге өметле.
-
Татарстанда ел башыннан 18,4 мең гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан
2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга җибәргән. Бу ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе - ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.
-
Спектакль белән сөендерделәр
27 ноябрь көнне илебез җәмәгатьчелеге Әниләр көнен билгеләп үтте. Кемдер бу көнне газиз әниләребезгә чәчәкләр, тәмледән-тәмле күчтәнәчләр алып кайтса, икенчеләр - жилетлар, мамык шәл белән сөендерде, өченчеләр - радио-телевидениегә котлау юллады.
-
Районыбызның Хезмәт Герое
Районыбыз үзеннән чыккан тагын бер социалистик Хезмәт Герое белән горурлана ала.
-
Җайлы булсынга
Электрон түләүләр елдан - ел камилләшә бара. Дәүләт порталында 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Интернет аша бу порталга кереп, күптөрле мәгълүмат белергә һәм шул ук вакытта түләүләр дә башкарырга була.