29 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы флагы көне белән
29 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне
-
Бер административ эш каралган
Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән 1 административ эш каралган.
-
О предстоящем вебинаре по вопросу уплаты налогов через ЕНС в 2023 году
УФНС России по Республике Татарстан приглашает налогоплательщиков принять участие в вебинаре на тему: «О переходе с 1 января 2023 года на уплату налогов через единый налоговый счет», который состоится 08 декабря 2022 года в 10:00.
-
Олы Нырсыда «Елларым -минем байлыгым» район бәйгесе узды
Олы Нырсы авылы мәдәният йортында, Татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан, икенче тапкыр үткәрелүче “Елларым – минем байлыгым” дип исемләнгән район бәйгесе узды.
-
Бадминтон буенча «ПРОБА ПЕРА» республика ярышлары булып узды
Базарлы Матак бистәсендә, 2006-2008 елгы, 2009 елгы һәм аннан кечерәк елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча «ПРОБА ПЕРА» республика ярышлары булып узды, анда безнең район командасы да катнашты.
-
Ярдәм сорыйбыз!
26 ноябрь шимбә кичендә Теләче авылы, Зур Тау башы урамы, 14 йорт адресы буенча ялгыз яшәүче Фараджов Гидаят йортында (күбебез аны дядя Гена буларак яхшы беләбез) янгын чыкты. Өй тулысынча янып бетте. Булдыра алганча, көчегездән килгәнчә ярдәм итүегезне сорыйбыз.
-
«Музейный десант» дип исемләнгән район бәйгесенә старт бирелә
Дуслар! 1 декабрьдән «Музейный десант» дип исемләнгән район бәйгесенә старт бирелә! Әлеге бәйге «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм «Теләче туган якны өйрәнү музее» белән берлектә үткәреләчәк.
-
МЕНДӘР ЯСЫЙБЫЗ
Каз-үрдәк суя торган чак җитте. Мамыгыннан мендәр ясыйбыз. 70х70 см зурлыктагы мендәргә 1,2 кг мамык кирәк. Бу — 10 каз яки 15 үрдәк йоны дигән сүз. Мамыкны сыек юу чарасы яисә шампунь кушылган суда юалар.
-
«Әнием бәхете» исемле бәйрәм концерты узды
Түбән Саурыш авылында, Әниләр көне уңаеннан, «Әнием бәхете» исемле бәйрәм концерты узды.
-
«Нечкәбил 2022» - «Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме» республикакүләм ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесенең финалы
Казан шәһәре Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил 2022» - «Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме» республикакүләм ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесенең финалы булды. Теләче районы Субаш авылыннан Зоя Павлова «Уңган Нечкәбил» номинациясендә җиңүче дип табылды.
-
«Казан кунаклары» - «Kazan gests» I Халыкара халык хореография сәнгате фестивале җиңүчеләре
Теләче балалар сәнгать мәктәбенең «Чулпан» хореография коллективы 28 ноябрьдә Казан шәһәрендә узган «Казан кунаклары» - «Kazan gests» I Халыкара халык хореография сәнгате фестиваль - конкурсының II дәрәҗә лауреаты булдылар.
-
Без сериал геройлары
Районыбызда җәй айларында “Яңа гасыр” каналының “Алмаш” сериалын төшерү барды. Вакыйгаларның күпчелек өлеше Алан авыл җирлегендә барды. Шулай ук Иске Җөри, Теләче, Шәтке авыл җирлекләрендә дә артистларыбыз булды. Туган ягыбызның сихри матурлыгы, хуҗалыкларда кайнаган эш процессы тарих битләренә уелып калды. Ярты район халкы кадрга кереп, үзләрен артист ролендә сынап карады дисәң дә ялгыш булмас.