29 декабрь 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы Шәтке авылы халкының куанычын уртаклашты (Фоторепортаж)
29 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.Авыл халкының куанычын Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зариповта уртаклашты. Авыл үзешчәннәре җылы эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады.Концертның матур мизгелләре фотосүрәтләрдә. Автор Эльмира Әхмәтҗанова Автор фотосы
-
Синоптиклар елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе елның соңгы ике көненә һава торышы буенча фаразларын җиткерде. 30 декабрьдә болытлы һава, урыны белән җепшек кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда томан тәшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә иң түбән температура -2 градус булса, көндез иң югары температура +2 градус тәшкил...
-
Теләчедә физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен чыршы бәйрәме узды
Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендәге эшләр соңгы елларда бигрәк тә күп башкарыла. Инвалидларның социализациясе, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру республикабызда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Нәтиҗәдә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата сәламәт кешеләр мөнәсәбәте дә үзгәрә башлады. Бүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикле...
-
Матурлык тудырырга омтылучы Шәмсиевлар.
Яңа елга табыннарны гына түгел, урамнарны, капка төпләрен дә бер дигән итеп бизәп куя хәзер авыл халкы. Теләче авылында яшәүче Алена һәм Фердинант Шамсиевларның капка төбендәге берсеннән-берсе матур кар сыннарына күрше тирә сокланып үтә. Мәшәкатеннән курыкмыйча, матурлык тудырырга омтылучыларга афәрин Хатамова Резеда фотосы
-
Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән (ФОТО)
Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән, зыян күрүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртән Кукмара - Нократ Аланы трассасының 16нчы чакрымында «Хендэ» һәм «Дэу Нексия» автомобильләре бәрелешкән. Зыян күрүчеләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым килә»
Илсөя Бәдретдинова, җырчы: - Минем узып баручы бу елны сызып атасым, онытасым килә. Татар дөньясына ул бик күп югалтулар алып килде. 2017 ел минем ел иде югыйсә, Әтәч елында туганмын. Әллә былтыр яңа елны авырып каршылаганга, уңыш, сөенечләр вәгъдә иткән ел киресенчә булды. Шөкер, улым исән-сау. Концертларыбыз гөрли. Быел беренче...
-
28 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып узды
28 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында чыршы бәйрәме булып үтте. Балалар бу бәйрәмне күптән көтте. Бәйрәмгә дип һәрберсе дә тырышып зәерләнде. Бәйрәмне балалар әкият геройлары ярдәмендә ачып җибәрделәр. Ерак тундрадан ак аю, үзебезнең урманнан соры аю, бүре, куян килгән иде. Аннан соң балалар үзләренең бик матур "Три белых коня",...
-
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2 меңнән артык урамга таш түшәлгән. Бу максатларга инвестицияләр 4 млрд сум...
-
2017 ел Россиядәге метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булачак
Россия тарихында 2017 ел иң җылысы булачак. Ул 2016 ел рекордын да уздырачак. Бу хакта "Известия" Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. "Агымдагы ел температура буенча рекордлы булачак. Бу хакта курыкмыйча әйтергә була", - дигән спикер. Метеорологлар декабрьгә 2017 елның узган...
-
Радик Юльякшинның әнисе булачак килененә киңәшләрен бирде: Элвин Грей нәрсә ярата, Радик балачагында нигә елаган?
Нәфисә ханым Радикның «Россия-Башкортостан» каналының "Хәйерле иртә, Республика!" тапшыруы студиясенә иң яраткан ризыкларының берсе - мимоза әзерләп килгән. Ул бу салатны әзерләп тә күрсәтте. Алып баручылар "Радик йокларга яратамы?" - дип сорагач, Нәфисә ханым: "Йокларга барыбыз да ярата, әмма Радикның йокларга бер дә вакыты юк", - дип җавап бирде. Нәфисә...
-
ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, ЯКЫН ДУСЛАРЫМ! 2017 ЕЛНЫҢ СОҢГЫ ҖОМГАСЫ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН!
Əтәч елы үтәргә санаулы көннәр калды!ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, ЯКЫН ДУСЛАРЫМ! 2017 ЕЛНЫҢ СОҢГЫ ҖОМГАСЫ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН!