30 апрель 2016 яңалыклары
-
Иртәгә, бәйрәм көнендә, нинди һава торышы көтелә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 1 майкөнне, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнге сәгатьләрдә 8 градус, иртән һәм көндез 12-14 градуска кадәр җылы булачак. Төнлә кыска вакытлы яңгыр явып узарга мөмкин.
-
Күл кырыенда өлкән яшьтәге балыкчыны ток сугып үтергән...
Әлеге коточкыч хәл Чаллы күлендә була. Балык тотарга дип су буена килгән 69 яшьлек ирнең кармагы электр чыбыгына эләгә. Бәлагә тарыган ирнең бөтен киеме янып бетә. Югары вольтлы электр чыбыгыннан килгән ток аны сугып үтерә. Кызганыч, ирне берничек тә коткара алмыйлар. Интертат
-
"Голос. Дети" проекты җиңүчесе билгеле
Җиңүче 13 яшьлек Данил Плужников Дима Билан командасыннан. Данилга 13 яшь булуга да карамастан, аның буе нибары 98 сантиметр гына. Анда сөяк авыруы. Шулай да ул каршылыкларга бирешмичә яши белә, үзен кимчелекле итеп санамый. Үз-үзенә булган ышанычы, максатчан тырышлыгы аны яшәтә. Интертат
-
27 апрель көнне Уфада Вәсилә Фәттаховага багышланган "Язлар саен..." дигән хәйрия концерты узды
27 апрельдә Уфаның Яшьләр Сараенда Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага багышланган "Язлар саен..." дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның иң танылган артистлары катнашты, зал исә шыгрым тулы иде. Билетлар бер ай алдан сатылып беткән булган. Тамашадан җыелган акчалар вакытсыз дөньядан киткән Вәсилә Фәттахованың балаларын тәрбияләүгә тапшырылды. -...
-
Татфак ябыла, дигән сүзләргә ачыклык керттеләр
Казан федераль университетында татфак ябыла икән... Соңгы көннәрдә шундый имеш-мимешләр таралды. Бүген әлеге мәгълүматны инкарь иттеләр. Баксаң, татар филологиясе факультеты (гәрчә рәсми рәвештә башка төрле аталса да) бу шау-шуга, гомумән, очраклы килеп эләккән икән. Беренчедән, сүз КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология...
-
Гөлназ һәм Линара Батталовалар апалы-сеңеллеме?
Татар эстрадасында ике Батталова бар: берсе - "Ямьле" төркеменнән Гөлназ, икенчесе - "Кыю кызлар" төркемендә җырлаучы Линара. Линараны шулай ук җырчы Марат Галимовның тормыш иптәше буларак та беләләр. Бу кызларның икесе дә талантлы, күз явын алырлык чибәр, зифа гәүдәле һәм бер-берсенә бик нык охшаганнар. Гөлназ белән Линара апалы-сеңелле түгел микән...