30 апрель 2026 яңалыклары
-
Бүген 13 градуска кадәр җылы булачак
Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, урыны белән яңгыр, юеш кар явачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
-
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.
-
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
-
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.
-
«Теләче» гә язылып калырга ашык
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Теләче» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу бара.
-
Җиңү Армиясенә кушыл!
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
-
В Нижнем Новгороде стартовал просветительский марафон Знание.Первые
29 апреля 2026 года в административном центре ПФО - Нижнем Новгороде - стартовал просветительский марафон Знание.Первые. Он посвящен Году единства народов России, объявленному Президентом России Владимиром Путиным, и проходит с 28 по 30 апреля в десяти городах страны. Мероприятие реализуется в рамках нацпроекта «Молодежь и дети». В марафоне участвуют около 1000 молодых активистов. Делегация Татарстана принимает участие на площадке Марафона в Москве.
-
30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне
30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне. Янгын сүндерүчеләр көненең язгы, коры һәм җилле көннәргә туры килүе тикмәгә түгел.