30 июль 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Саба хәрби комиссариаты янында Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән якташлар очрашуы булачак
Хөрмәтле дуслар, иртәгә илебез бик матур хәрби бәйрәм - ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫ КӨНЕН билгеләп үтә. Барыгызны да бәйрәм белән тәбриклибез! Шул уңайдан иртәгә Саба хәрби комиссариаты каршында хәрби диңгез флотында хезмәт иткән барлык якташларыбыз өчен дә очрашу оештырыла. Оештыручылар очрашуга "тельняжкалар"дан килүегезне сорый. Әлеге хәбәрне максималь таратуыгызны сорыйбыз.
-
Ялган "газовиклар" Чаллы пенсионерларын талаган
Бу атнада Чаллыда 70-80 яшьлек картларның өйләренә кереп, акчаларын урлап чыкканнар. Бу явызлыкны бер үк кешеләр кылган: алар үзләрен газ хезмәтеннән дип таныштырып, фатирларга ялган юл белән үтеп кергән. Берсе пенсионер хуҗаның игътибарын алганда, калган икесе өйне актарып акча урлаган. Шулай итеп, Чаллының Яңа шәһәр микрорайонында һәм ГЭС бистәсендә өч...
-
Казан символлары икенче этапка узды
Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары өчен символ сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнде. Казанның өч символы - Казан (идел буе) федераль университеты, Кол Шәриф мәчете һәм Казан Кремле дә 5 меңнән артык тавыш җыеп, беренче этапны уңышлы узды. Шулай итеп, алар өчесе дә икенче этапта көрәшне...