30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Теләчедә юл-транспорт һәлакәте
27 сентябрь көнне 03:23 сәгатьтә Теләче-Мамадыш юлының Теләче районына кергән өлешендә юл-транспорт һәлакәте чыга, дип хәбәр итә безгә Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Теләче районы бүлеге. Ваз-2111 автомобиле кюветка төшә. Юл һәлакәте булган урында 13 МЧС хезмәткәре, 4 техника чарасы хезмәт куйган. Юл һәлакәтендә үлүчеләр юк, 1 кеше төрле тән җәрәһәтләре...
-
Өлкәннәр көне уңаеннан Теләчедә бәйрәм концерты булачак
1 октябрь көнне - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы булачак. Биредә өлкәннәребез үзләрен кызыксындырган сораулары белән дә килә ала, чөнки 9.00-10.00 сәгатьләрдә төрле оешма-предприятие вәкилләре мәдәният йорты фойесында, түгәрәк өстәлдә өлкәннәребезне борчыган сорауларга җаваплар бирәчәк. Ә 10.00 да бәйрәм концерты башланачак. Рәхим итегез!
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне көне уңаеннан Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты тәбрикләмәсе
Районыбызның өлкән буын вәкилләрен чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Бу бәйрәм бердәмлек hәм буыннар чылбыры, чорлар бәйләнеше символы булып тора. Ул, матур традиция буларак, Россия календаренда үз урынын тапты. Безнең бурычыбыз - ветераннарыбызга лаеклы тормыш тәэмин итү, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү.