31 май 2017 яңалыклары
-
12 июнь көнне Теләчедә велоузыш оештырылачак. Барызыгызны да әлеге чарага чакырабыз!
Хөрмәтле дуслар, 12 июнь көнне Россия Көне уңаеннан Теләчедә велойөреш оештырыла. Башлану вакыты - 12.00 сәгать. Район хакимияте бинасы янында җыелабыз. Катнашу яше чикләнмәгән. Үзегез белән велосипедлар алып килегез һәм шулай ук саклау чараларын (шлем, терсәкләр, тезләрне саклау өчен экипировка) онытмагыз.
-
Районыбызның юл куркынычсызлыгы яшь инспекторлары Чаллыда узган бәйгедә катнашып кайтты (ФОТОЛАР)
Районыбызның юл куркынычсызлыгы яшь инспекторлары 23-26 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә узган "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесендә катнашып кайтты. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ришат Нәзиров җитәкчелегендә чыгыш ясаган районыбыз командасы 58 команда арасында 25нче урынга лаек булды. Ә беренче ярдәм күрсәтү биремендә 10нчы урынга чыкты. "Иң...
-
22 - 28 май көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
22 май көнне Алан авылыннан 1957нче елгы хатын-кыз улының өйдә тавыш күтәрүе турында хәбәр итә. Вакыйга урынына участок инспекторы чыгып, профилактик әңгәмә үткәрә . 23 май көнне Ачы һәм Екатериновка авыллары арасындагы участоктан билгесез кешеләрнең телефон кабелен урлаулары турында гариза керә. Әлеге урлашу очрагы буенча тикшерү эшләре бара. Шул ук...
-
30 майга Теләче районында кыр эшләре торышы турында
Районда язгы чәчү тәмам булса да, басуларда техника гөрелтесе кимеми. Игеннәрне тишелгәнче һәм тишелгәннән соң тырмалау, чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү тулы куәткә эшләре дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 30 май көнне алынган мәгълүматларга караганда, районда план нигезендә 24700 гектар мәйданда игеннәр тишелгәнче тырмаланырга...
-
“Теләче” газетасына язылу дәвам итә. Язылырга ашыгыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә. Шул исәптән безнең "Теләче" газетасына да. "Теләче" газетасына язылу бәясе шәхси затлар өчен 648 сум булса, юридик затлар өчен 738 сум тәшкил итә. Район газетасына язылсагыз, әһәмиятле, вакыйгаи язмалар, актуаль сораштырулар, район хәлләре, үрнәк гаиләләр, кеше язмышлары белән танышып бара аласыз....
-
WorldSkills для печатников: оборудование за миллион евро и часы тренировок
В Казани проходит подготовка молодых профессионалов сборной России по компетенции «печатные технологии в прессе». На немецкой печатной машине Speedmaster HEIDELBERG базовой стоимостью в 1 млн евро проходит практическую подготовку расширенная сборная России Worldskills по компетенции «печатные технологии в прессе» в Казани. Занятия проводятся на базе издательского дома «Логос». В силу...
-
Теләчедә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды
30 май көнне район хамият бинасының утырышлар залында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова катнашында участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды. Укуларга участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркатибләре чакырылган иде. "Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру" дип...